Олы Мишә урта мәктәбенә мәктәп яны җәйге лагерен кабул итү буенча җаваплы җитәкчеләр килде. Тикшерү барышында алар кирәкле җурналларны, актларны, лагерьның тормыш эшчәнлеген чагылдырган документларны тикшерделәр. Соңыннан лагерьның террорчылыкка каршы ничек саклануын, янгын куркынычсызлыгы, СанПиН нормаларын үтәү, ял бүлмәләренең, азык- төлек блогының торышын карадылар. Комиссия членнары әзерлеккә уңай бәя бирделәр.