Теләче мәйданчыгында пляж волейболы буенча 2006 нчы елгы һәм аннан да кечерәк егет-кызлар арасында район беренчелеге узды. Әлеге ярышларда 11 егетләр, 10 кызлар командасы, барлыгы 45 укучы катнашты.
Егетләр арасында уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын – Иске Җөри (Салихов Раил, Бәдриев Ислам)
2 урын – Теләче 1 (Имамиев Әмир, Губаев Кәрим)
3 урын – Теләче 2 (Абдуллин Әмир, Хаҗинуров Булат)
4 урын – Шәтке 1 (Вәлимөхәммәтов Эмиль, Мөхәммәтханов Альмир)
Кызлара арасында уен нәтиҗәләре:
1 урын – Шәтке 1 (Габдуллина Айзидә, Галиева Айзадә)
2 урын – Олы Мәтәскә (Нигмәтҗанова Нәргизә, Ибраһимова Назгөл)
3 урын – Теләче 1 (Кузьмина Камила, Хафизова Элвина)
4 урын – Теләче 2 (Мифтахова Милана, Даутова Камилә)
Җиңүчеләргә грамота, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды. Бүләкләрләр алуда иганәчелек ярдәме күрсәткән “ЛМР Пласт” җитәкчесе Кәбиров Г.М. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.