Бүген Олы Мишә урта мәктәбенең “Ак каен” сәламәтләндерү лагере үзенең эшен тантаналы линейка белән башлап җибәрде. Лагерьга йөрүче балалар куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырылды, инструктаж журналларына кул куелды, лагерьда үтәлергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләре аңлатылды.
1июнь- Бөтендөнья балаларны яклау көне. Бу көнне вожатыйлар балалар күңелендә калырлык, күңелле итеп үткәрделәр. Бәхетле балачак турында җырлар җырланды, спортзалда күңелле эстафета үткәрелде. Асфальтка төсле акбурлар белән рәсем ясау- балаларның иң яраткан шөгыле. Рәсемнәр төрле булса да, алар барысы да бәхетле балачак темасына багышланган иде.