1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Балачак – бу тормышта иң ваемсыз һәм бәхетле чор. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзәк ял паркында үткәрелгән бәйрәмдә катнаштылар. Балаларга  “Йөзек салыш”, “Түбәтәй” кебек татар халык уеннарын уйнатып  күңел ачтырдылар. Әлеге уеннар  аларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

    Шулай ук уку залында "Эх, ямьле син балачагым" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә журнал битләрендә басылып чыккан бала тәрбияләүгә кагылышлы мәкаләләр урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International