Җәйнең беренче көне күңелгә җылылык яктылык өстәүче бәйрәм, балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре  “Кояшкай” балалар бакчасында йөрүче балалар белән  “Балачак хыялы”  дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды. Чара барышында балалар белән төрле спорт уеннары, рәсем буенча әкият сөйләү, асфальтта рәсем ясау буенча конкурс уздырдылар. Бәйрәм азагында һәр балага бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International