1нче июнь - Халыкара балаларны яклау көне дип билгеләп үтелә.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан  Баландыш авыл китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы белән берлектә балалар Сабантуе уздырды. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле милли уеннарда көч сынаштылар. Бер бала да бүләксез калмады. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International