Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә, Теләче авылы үзәгендәге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча " Игътибар, балалар!" дигән акциядә катнаштылар.
Акциядә катнашучылар трафарет һәм махсус буяу ярдәмендә асфальтка: "Баланы кулыгыздан тотыгыз!”, “Колакчыннарыгызны алыгыз!”, “Күчү куркынычсызлыгына инаныгыз!”, дигән язулар төшерделәр. Әлеге язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юлны кичкәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искә төшерәчәк.