“Җомак әйтәм – җавап тап”

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен “Җомак әйтәм – җавап тап” исемле табышмаклар кичәсе үтте. Әлеге чарада балалар, табышмакларга  җавап эзләп, үзләренең   зирәклекләрен, мәкальләрнең дәвамын әйтеп, белемнәрен, татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата белүләрен күрсәттеләр. Балаларга табигать күренешләре,  ел фасылларына, үсемлекләр  куаклар, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчә, җиләк-җимеш турында бирем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International