Бу Халыкара дип саналган һәм бер үк көнне күп кенә дәүләтләрдә билгеләп үтелә башлаган беренче бәйрәмнәрнең берсе. Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры Ф.Т. Абдуллина белән берлектә «Остров сокровищ - искатели приключений» дип исемәнгән бәйрәм оештырды. Ул балачак турында җыр белән башланып китте һәм балалар белән бергә шигырь уку, табышмаклар чишү, төрле сорауларга җавап бирү, төрле спорт уеннарын уйнау белән дәвам итте. Бәйрәмне вокаль чыгышлар бизәде«Детство», «Маленькая страна», «Солнечный кру» җырлары яңгырады. Чара ахырында барлык балалар да бүләккә ия булды һәм уңай кичерешләр белән өйләренә таралды.