Янгын куркынычсызлыгы профилактикасы

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Балаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштыру максатыннан «Ак каен» мәктәп яны лагеренда «Кечкенә шырпы - зур бәла» дигән темага әңгәмә уздырылды. Чара барышында тәрбиячеләр балаларга янгынның сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары хакында аңлаттылар, әгәр кулларына шырпылар алсалар, нинди коточкыч нәтиҗәләр булачагы турында җентекләп сөйләделәр. Балалар пожар куркынычсызлыгы   турында белемнәрен, янгын күзәтчелегенең телефон номерларын  кабатладылар, янгын вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында белделәр.Чара ахырында балаларга янгынга каршы тематикага белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International