Җәйнең беренче көне күңелләргә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Балачак - иң матур чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.

2 июнь көнне Айдар авылы ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган «Балачакның тылсымлы иле» дип исемләнгән  уенлы күңел ачу программасы үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар һәм бу искиткеч бәйрәм белән котладылар. Балалар бер-берсен сәламләделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм шаян сорауларга, мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр, «Игътибарга - табышмаклар» дип исемләнгән табышмак чишүдә, “Китаплы ГТО”, “Сәлам, җәй!”, “Җитез көнгерә”, “Мин һәм минем дусларым” уеннарында катнаштылар, биеделәр. Конкурсларда активлык күрсәтеп, үзләрен җитезлек һәм тапкырлыкта сынадылар. Чара ахырында китапханәче җәйге каникулларны кызыклы һәм мавыктыргыч үткәрү өчен китапханә белән дус яшәүләрен теләде, республикакүләмендә үтүче “Китапстан” марафонында  актив катнашуларын сорады.  Барлык катнашучылар да тәмле туңдырма белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International