6 июнь көнне Рәсәйдә Пушкин көненә багышлап район китапханәләрендә төрле тематик чаралар: күргәзмәләр, әңгәмәләр, әдәби сәгатьләр, кычкырып укулар үткәрелде.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Чарада катнашучыларга китапханәчеләр бөек рус шагыйрьнең тормышы һәм иҗат юлы, тәрбияче Арина Родионовна һәм талантлы язучыларның иҗатына йогынтысы турында сөйләделәр. Балалар Александр Сергеевичның  әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләрне кычкырып укыдылар, төрле иҗади уеннарда, тематик викториналарда катнаштылар, өзекләрдән һәм рәсемнәрдән  әдәби әсәрләрне дөрес итеп билгеләделәр. Шулай күбесенең бөек шагыйрьнең иҗатын тирән белүләре сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International