4 июнь көнне Субаш авылы халкы, бердәм рәвештә, Тройсын бәйрәмен зурлап үткәреп җибәрде.

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бәйрәм “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбленең “Печән өсте” композициясе белән башланып китте.   Бәйрәмебезне рәсми рәвештә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хәҗипов Нәкыйп улы ачып җибәрде, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады, шулай ук авыл җирлеге җитәкчесе Хайрулла  Шәйхулла улы Хәсәншин да үз теләкләрен халыкка җиткерде. Бәйрәмне гадәттәгечә, Г. Камал театрының атказанган артисты Олег Фазылҗанов алып барды. Үзенең матур җырлары белән җырчы-карендәшебез, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле солисты Снежана Абрамова бүлеште. Бәйрәмебез җанлы, дәртле, керәшен биюләре белэн төнгә кадәр дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International