Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары, үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар. Бу йола буыннан-буынга күчеп, үз кыйммәтен югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Гадәттәгечә, бүләк сыйфатында яшь кызлар чиккән кулъяулыклар, ә яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бүләк иткән. Быел да, Теләче авылларында бирнә җыюлар булып узды. Анда күңелле җырлар җырлап, биюләр биеп мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм балалар катнашты. Бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Бирнә җыючыларны киң күңелле авылдашлар милли ризыклар һәм самавыр чәе белән сыйладылар.