Олы Мишә урта мәктәбенең “Ак каен” сәламәтләндерү лагеренда балаларның юл- транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы Кыямов Л.Т. һәм профилактика буенча Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. катнашында файдалы очрашу узды. Инспектор балаларның юл кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Велосипедта йөрү кагыйдәләрен, төнлә хәрәкәт иткәндә яктылыкны кайтаручы элементлар булдырырга кирәклеген аңлатты. Юл- транспорт травматизмын булдырмау, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан уеннар уйнадылар. Очрашу балаларга бик ошады.