Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе каршында эшләүче «Ак каен” лагеренда Россия көненә багышланган чаралар узды. Отрядларда әңгәмәләр, уен-викториналар оештырылды. Балалар дәүләтебезнең символлары, флаг төсләренең символик мәгънәсе, туган як традицияләре турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Авыл китапханәсендә “Син Россия символларын беләсеңме?” дигән темага әңгәмә үтте. Соңыннан балалар Россия көненә багышланган шаблоннарны буядылар һәм рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Киләчәкне төзү өчен безгә илебезнең үткәнен, хәзергесен белергә кирәк!