Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган.

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Шундыйларның берсе - халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Теләче җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Татар милли киеме” район бәйгесендә Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. ”Этнографик костюм” номинациясендә 1 урынга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International