"Ак каен" җәйге сәламәтләндерү лагеренда "Юлларда куркынычсызлык" конкурсы узды. Конкурс уен формасында үтте. Чара барышында балалар бирелгән сорауларга җавап бирделәр, теләп уйнадылар. Көн спорт мәйданчыгында практик биремнәрне үтәү белән тәмамланды. Велосипедлар эстафетасында катнашып, балалар юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен практикада күрсәттеләр.