15 июньдә Биектау шәһәрендә 2010-2011 елларда туган егетләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабының соңгы матчы узды. Безнең егетләр Питрәч командасын 5:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп егетләребез, бер уенныда оттырмыйча, финалга юлламаны тәэмин иттеләр. Команда составына Сөнгатуллин Әмир, Мортазин Самат, Зәйнетдинов Самир, Мортазин Камил, Ибраһимов Илназ, Абдуллин Самир, Әхмәтвалиев Адель,Зәкиев Илмир, Шәрәфиев Азат, Имамиев Инсаф, Мөхәммәтшин Радиф, Заһидуллин Заһид, Хәсәншин Алмаз керә. Голлар керттеләр: Ибраһимов Илназ-2, Әхмәтвәлиев Адель-1, Абдуллин Самир-1, Мөхәммәтшин Ралиф-1. Матчка Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы килде һәм җиңү белән котлады. Финал уеннары быел август аенда Казанда узачак. Команда тренеры Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировка зур рәхмәт!