ТР Милли китапханәсе Татарстан китапханәләре белән бергә җәйге китап марафонын башлап җибәрде.

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган традициягә әверелгән «Китапстан» җәйге Китап марафоны быел яңа масштабларга ия булды. Хәзер проект Татарстанның барлык китапханәләрен берләштерә.

Юл күрсәтүче уен кече һәм урта мәктәп яшендәге балаларга исәпләнгән. Катнашучылар карта буенча ирекле сайланган китапларны укып алга баралар. Маршрут укучыларның алгарышын күз алдына китерергә ярдәм итә. Ә юлда очраган биремнәр уйланучанрак укырга мөмкинлек бирә һәм балаларда укыганнарга үз мөнәсәбәтләрен анализлау һәм формалаштыру гадәтен үстерә.

Уен-юл күрсәткеченең визуаль бизәлешенең төп темасы — Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм символлары.

Катнашучылар юл күрсәтүче уен алачаклар һәм марафонның барлык нечкәлекләрен беләчәкләр. Балаларга шул проект турында аңлату һәм китап уку буенча юл күрсәтүче карталарны тарату максатыннан Олы Мишә авыл китапханәсе  «Сколько света ! Это лето!» исемле әдәби эскәмия үткәрде. Чарада катнашучылар «Китапстан» картасы буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, алар  күңел ачу, яктылык, җылылык һәм яхшы кәеф илендә булып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International