«Без - патриотлар, без Россия балалары!»

2023 елның 20 июне, сишәмбе

16 июнь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Без - патриотлар, без Россия балалары!» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларны Россия көненә багышланган патриотик рәсемнәр ясарга чакырды.

Әңгәмәдән балалар 12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң яшь дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия көне билгеләп үтелүен белделәр. Әлеге бәйрәм Россия халкы өчен азатлык, тынычлык һәм үзара килешү бәйрәме. Иң яхшы рәсем авторлары бүләкләр белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International