«Ак каен» лагеренда мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена танып белү экскурсиясе үткәрелде. Җитәкчеләр балаларга туган як тарихы, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Әфганстандагы сугыш турында сөйләделәр. Балалар экспонатларны рәхәтләнеп карадылар. Музейда безнең әби -бабайлар кулланган эш кораллары тупланган. Иске көнкүреш электроникасы җыелган: стереомагнитофоннар, телевизорлар, радио. Музейда экскурсиядә булу балаларда истәлекле хатирәләр калдырды.