Китап сөючеләр көне

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Дөньядагы һәркем китапларның иң яхшы дуслар икәнен белә. "Ак каен" балалар мәктәп яны лагереның бүгенге көне нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Тәрбиячеләр балаларга китапларның  безне рухландыруын, тормышны якты хисләр белән тутыруын  аңлаттылар. Китапханәче белән бергә балалар әкиятләр иленә мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, "Җөмләне  тәмамла!" уены уйнадылар, кроссвордлар чиштеләр. Балалар бүгенге  көннән  бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International