Профилактик чаралар.

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбенең «Ак каен» лагерена балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау секторының баш белгече  Ханафиева М.Ф. һәм «Родник» халыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы  Гайнетдинова Ф.Т. килделәр. Алар балаларны җәйге каникуллары белән котладылар һәм җәмәгать урыннарында  тәртип кагыйдәләрен аңлаттылар,  юл аша чыгу һәм велосипед белән куркынычсыз идарә итү кагыйдәләрен кабатладылар, яктылык кайтаручы элементларны куллануның мөһимлеген искә төшерделәр. Моннан тыш, белгечләр мәктәп укучыларына  билгесез урыннарда, бигрәк тә ата-аналардан башка  су коенырга   ярамаганлыгын төшендерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International