Гражданнарны кабул итте.

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

20 июньдә Теләче районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Вәлиуллов Рөстәм Фәйзрахман улы килде.

Теләче районы Башкарма комитеты базасында ул гражданнарны кабул итте. Гражданнарның мәсьәләләре халыкның мәшгульлегенә, шулай ук гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтүгә кагылышлы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International