21 июнь көнне Олы Мишә урта мәктәбенең «Ак каен» сәламәтләндерү лагерена йөрүче балалар Баландыш авылы паркында һәм авыл музеенда экскурсиядә булдылар. Музейда балалар өчен иң шаккатыргычы сугыш коралы экспонатлары булды.
Балалар паркта актив һәм күңелле ял иттеләр. Аларга ясалма тауда шуу һәм балалар мәйданчыгында уйнау аеруча шатлык китерде. Экскурсия уңышлы булды, балалар лагерьга яңа тәэсирләр һәм яхшы кәеф белән кайттылар! Бәхетле һәм куркынычсыз җәй сезгә!