Туган ягыбызны өйрәнү, тарихы белән кызыксыну буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту өчен кирәк. Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәчесе июнь аеның ямьле бер көнендә "Туган ягым атамалары" дип исемләнгән экологик сәяхәт оештырды. Әлеге чара укучыларны туган якның, елга-күлләрнең географик атамаларының килеп чыгышы тарихы белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Кече яшьтәге мәктәп укучыларында кече ватанына мәхәббәт һәм аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә ярдәм итә. Экологик аң, экологик мәдәният, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган чарада балалар туган табигатьнең матурлыгы, аны чолгап алган үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында кызыксындылар, авылыбыз атамалары белән таныштылар, сәяхәттән бик канәгать калдылар, ял итеп, истәлеккә фотоларга төштеләр.