Иске Җөри урта мәктәбе каршында эшләп килүче «Ак каен» лагерь балалары Район балалар китапханәсендә кунакта булды.

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Балалар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәче балаларны китапханәчеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, китапханә бүлекләрен күрсәтте һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Балалар хәтта үзләре дә китапханәче ролендә булдылар һәм «Китап тап» уенында актив катнаштылар. Шулай ук, аларга «Китапстан» республика проектының эшчәнлеге, проектның максаты һәм анда ничек катнашырга мөмкин булуы аңлатып үтелде. Ахырда балалар фонда булган китаплар һәм журналлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International