Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды. Бу көн булган хәлне искә төшерү генә түгел, ә онытырга ирек бирми торган тарихның зур өлеше. Әлеге көн уңаеннан район китапханәләрендә патриотик сәгатьләр, күргәзмәләр, әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук китапханәчеләр “Свеча памяти” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Укучылар китапханәчеләрнең сөйләвеннән күпмилләтле халыкның  кайгысы һәм батырлыгы турында белделәр һәм шул елларны чагылдырылган әдәби һәм документаль әсәрләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International