”Җәйге ялым китап белән”

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Алан авыл китапханәсендә  ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган “Китапстан” республика проекты кысаларында,җәйге укуларга багышланган ”Җәйге ялым китап белән” дип исемләнгән китап ярминкәсе узды. “Китапстан”- кече һәм урта яшьтәге балалар өчен оештырылучы китап марафоны. Әлеге укучылар һәрберсе җәй дәвамында үзләре теләгән китапны укып, аның буенча алга бара торган юл күрсәтүче карта алдылар. Китапханәче тарафыннан эш тәртибе аңлатылды һәм җәйге укулар өчен яңа китаплар тәкъдим ителде.Укучылар үзләренә ошаган итапларны өйләренә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International