26 июньдә Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 25 июнь көнне Максабаш авыл китапханәсендә «Наркомания - общая проблема» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга наркотикларның зыяны турында сөйләде, шулай ук наркоманиягә кагылышлы китаплар, буклетлар тәкъдим ителде.