“Татар фольклорының алтын хәзинәсе”

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Фольклор – әдәбиятның чишмә башы, күпкырлы һәм бай милли иҗат. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, батырларның данлы батырлыклары турында булган вакыйгалар,  әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары –татар  фольклорының иң бай чыганаклары булып торалар. 24 июнь көнне  Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган “Татар фольклорының алтын хәзинәсе” исемле интеллектуаль библиоквиз уздырылды. Чара барышында катнашучылар "фольклор" төшенчәсе, аның жанрлары белән таныштылар; табышмакларны чишүдә актив катнаштылар, тизәйткечләр әйтештеләр, "Мәкальне тәмамла"викторинасында катнаштылар.  Татар җырлары да катнашучыларны  матурлыгы һәм күңеллелеге белән сөендерде, чөнки фольклор – ул кыйммәтле хәзинәләр келәте, анда халкыбызның бөтен тормыш зирәклеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International