Мавыктыргыч әдәби уен узды

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Олы Нырсы авыл китапханәсендә яшь кунаклар өчен Пушкин картасы буенча китапханәдә бөек рус шагыйре, драматургы һәм прозаигы, әдәби тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы, тарихчы, публицист, журналист А.С. Пушкин әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби уен узды. Чара командалар ярышы формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр. Катнашучылар шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар, «Разминка для ума», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар, әкиятләрне геройлары буенча таныдылар һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International