Бүгенге көндә терроризмга каршы тору - бөтен дөнья җәмгыяте проблемасы, ул безнең чорның иң кискен һәм глобаль проблемаларының берсенә әверелде. Балаларны һәм яшүсмерләрне саклау һәм кисәтү максатыннан китапханәче «Современный терроризм: понятие, сущность, разновидности» дигән әңгәмә үткәрде. Ул Халыкара наркоманиягә һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланды. Чара башында китапханәче балаларга "терроризм", "террористик һөҗүм" кебек төшенчәләр һәм андый начарлыкларны кылу теләген тудырган сәбәпләр белән таныштырды. Террор һөҗүме куркынычы янаганда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен сөйләнде. Сөйләшү «Миру- да! Терроризму –нет!» исемле презентаөия ярдәмендә дәвам итте. Белемнәрне ныгыту өчен, катнашучылар төрле ситуацияләр чагылдырган уенда катнашып, дөрес чишелеш юлларын эзләделәр. Очрашу ахырында һәркемгә тематик буклетлар таратылды.