26 июнь Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан, 27 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә урта мәктәп укучылары катнашында “Тормышта ялгышлар булмасын!” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханәче наркотик матдәләр куллануның куркыныч булуы, аларның бөтен организмга агрессив йогынты ясавы һәм тиз арада бәйлелек формалаштыруы, яшүсмерләрнең наркотиклар кабул итә башлавының сәбәпләре , шулай ук зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм сәламәтлекләрен саклап калу турында сөйләде. Чара наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алган «Наркомания һәм сәламәтлек» китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.