26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә, 30 июнь көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында яшүсмерләр белән әңгәмә-диалог үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше буенча, китапханәдә илебез халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлегенә глобаль куркыныч булып торган наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителгән күргәзмә әзерләнде. «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.