Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен В. Г. Сутеевның 120 еллыгына багышланган "Рәсемнәрдәге әкиятләр" исемле әдәби-уен программасын үткәрде. Владимир Григорьевич Сутеев - танылган совет язучысы, режиссер-аниматор, иллюстратор һәм сценарист. Аның иҗаты белән укучылар кечкенәдән таныш. Чарада катнашучылар Владимир Сутеев иҗатын искә төшергәннән соң "Өч мәче" әкиятен тыңладылар һәм автор әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәби биремнәрне үтәделәр, язучының юбилеена багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.