Җәй - дару үләннәре җыю вакыты, ә сез аларны җыю кагыйдәләрен беләсезме?

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Әлеге уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә  актив китап укучыларыбыз белән  “Дару үләннәрен беләсезме?” дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Тирә-юнебездә үсүче дару үсемлекләре санап чыгылды, файдасы турында әйтеп кителде. Аннан инде агулы үсемлекләр турында сүз булды. Зыяны турында әйтелде һәм кисәтелде. ”Ядовитые растения” дигән китаптан бик зур мәгълүмат алынды. Белеп файдалансаң, табигатьтә никадәр дару үләннәре бар дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International