“Табигатьнең дуслары без: син дә, ул да, мин дә”.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына -“Табигатьнең дуслары без: син дә, ул да, мин дә” дип исемләнгән  библиопикникка чакырды. Чарада катнашучылар үзләренең укылган китаплары буенча  фикер алыштылар, табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International