Балалар янгын сагы хезмәткәрләре белән очрашты.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.

Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары янгынга каршы хезмәт  хезмәткәрләре белән очрашты. Хезмәткәрләр белән берлектә янгыннарны кисәтү максатыннан, профилактик чара үткәрелде. Алар балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәттеләр.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белик һәм үтәп яшик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International