Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган бортек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.
2023 елнын 10 июль конне мондый чара «Август-Телэче» ЖЧШ узды. Элеге чарага 8 берэмлек техника эзерлэнгэн иде. Тикшеру барышында анда катнашучы затларнын регистрация документлары, техникаларынын тозеклеге хэм куллану вакытында куркынычсызлык талэплэренэ жавап биру момкинлеклэре каралды. Чарада катнашучылар белэн техниканы халэкэтсез куллану хакында профилактик энгэмэ уздырылды.
Комбайннарнын хэрберсе 8 эр литрлы 5 эр берэмлек ут сундергечлэр белэн жихазландырылуын аерым билгелэп уту мохим. Чонки быелгы коры жэй очен бу бик кирэкле уйланылган чара. Элеге чара башкаларга да уз комбайннарына остэмэлэр керту очен урнэк булсын иде.
Техник карау нэтижэлэре буенча, анда куелган барлык техникага да элеге чараны узу хакында таныклык бирелэчэк.