Туган илеңә мәхәббәт - туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак суларыннан башлана.
7 июль көнне Айдар авылы китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән берлектә туган як киңлекләре буйлап сәяхәт кылдылар. Вакытлар узу белән барысы да үзгәрә, яңалары барлыкка килә һәм, әлбәттә, барлык балаларга да үз авыллары тарихындагы үзгәрешләр турында белү кызыклы. Күңелле сәяхәтне оештыручылар балаларга элек авылда нәрсә һәм ничек булганы турында рәхәтләнеп сөйләделәр. Балалар авыл тарихы белән бәйле кызыклы очраклар турында белделәр, кече ватанга багышланган шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Уеннар, конкурслар, татлы призлар көткән төрле тукталышларда ял иттеләр.