"Туган җирем гөлчәчәктә, гөрләп торсын киләчәктә”.

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Җирдә кеше тормышын хайваннарсыз һәм үсемлекләрсез күз алдына да китереп булмый, димәк, кешеләр бер генә үсемлек яки хайван төренең дә юкка чыгуына юл куймас өчен барысын да эшләргә тиеш.  Иске Җөри авыл модель китапханәсендә укучылар белән "Туган җирем гөлчәчәктә, гөрләп торсын киләчәктә” дигән экологик дәрес узды. Китапханәчеләр балаларга табигатьнең матурлыгы турында сөйләделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табигать турында табышмакларга җаваплар таптылар. Балаларга шулай ук китап күргәзмәсеннән иң кызыклы китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International