Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе -Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.

8 июль көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә иң күп китап укучы гаиләләрне котлады һәм өлешчә мобилизациягә эләккән улларын  түземлелек белән көткән гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International