Шоколад көне

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында иң татлы һәм иң тәмле бәйрәм-Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк балалар тәрбияче апалары белән тәм-томнар турында сөйләштеләр. Балалар шоколадны фабрикада ясауларын һәм соңыннан гына кибетләрдә сатылуы турында белделәр, шоколад тарихы турында мультфильм карадылар. Аннары иҗади эш барышынла балалар үз куллары белән конфетлар, шулай ук шоколад өчен төргәкләр ясадылар. Балалар өчен бу иң тәмле һәм бай көн булды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International