“Шәҗәрә - моя родословная”

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Минем нәсел шәҗәрәм" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә,  балалар белән  ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. 

 Чара барышында китапханәче балаларга тирән мәгънәгә ия булган җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә төшенчәләре турында сөйләде. Квест программасы үз эченә берничә станцияне алды: гаилә традицияләре, ыруг исемнәре, мәкальләр һәм әйтемнәр. Катнашучылар "Шәҗәрә - безнең тамырлар " күргәзмәсе аша борынгы әйберләр, гаилә фотолары белән дә таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International