Шармыш авыл китапханәсендә урта яшьтәге укучылар өчен "Онытма, синең максат - исән калу" дигән видео сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар терроризмның асылы, аның максатлары белән таныштылар һәм гражданлык позициясе турында сөйләштеләр. Видео сәгатьтә вакытында террористик һөҗүм булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Балалар “Әгәр дә…” дискуссия уенында катнаштылар, анда сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Ахырда балаларга "Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән белешмәлекләр бирелде.