“Бердәм фольклор көне”.

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкуреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көчеңә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән  "Гөлбану" һәм "Казларым кайтыгыз" исемле татар балалар уеннары уйнадылар. Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, халык иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International