Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт!

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. 19 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта -  аларны тотасы, рәсемнәрен карыйсы һәм, ниһаять, укыпйсы килә башлый. Укучылар ачык һавадагы күргәзмәдән яңа китаплар белән танышты. Һәр укучы үзе сайла алган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International