22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 25 августы, җомга

1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч - куәт символы булып тора. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бүген - Россия флагы көне” исемле мәдәни чара үткәрделәр. Чарада “Җәүһәр” клубына йөрүчеләр катнаштылар. Китапханәче аларга флагның төсләре нәрсәләр аңлатканын сөйләп үтте. Катнашучыларыбыз горур тибрәлгән ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәркемнең күңелендә Ватаныбыз өчен чиксез горурлык хисләре уятса иде дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International